Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Югары Симет урта мәктәбендә укучыларга «Янгын чыкканда эвакуацияләү кагыйдәләре» турында сөйләделәр

Профилактик әңгәмә

  Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча  күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин Югары Симет урта мәктәбендә «Янгын чыкканда эвакуацияләү кагыйдәләре» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде. Инспектор укучыларга янгын чыкканда эш итү тәртибен аңлатты, янгын сүндергечтән файдалану нигезләрен күрсәтте. Моннан тыш, балаларга янгын сакчыларын ничек дөрес һәм нинди номерлар буенча чакырырга кирәклеге турында сөйләде. Әңгәмә барышында укучылар янгын куркынычсызлыгын профилактикалау һәм тәэмин итү өлкәсендә бирелгән сорауларга тулы җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев