Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел
Агымдагы елда Югары Шытсу авыл зиратын чистарту буенча зур эшләр башкарылган. Авыл халкы һәм "Шытсу" авыл хуҗалыгы предприятиесе ярдәме белән агачлар киселеп чистартылган, иске коймалар сүтелгән. Бүгенге көндә үзара салым акчалары хисабына яңа зират коймасы эшләнелә. Барлыгы 401 метр озынлыкта койма тоту планлаштырыла. Эшне Арча шәһәренең ИП "Касимов" шәхси эшмәкәре башкара.


Нет комментариев