Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлларда “Язгы каникуллар” чарасы башланды.

Татарстанда, шул исәптән район территориясендә 20 марттан балаларның юл транспортында имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән “Язгы каникуллар” чарасы башланды.

 

Татарстанда, шул исәптән район  территориясендә 20 марттан  балаларның юл транспортында имгәнүләрен  профилактикалауга юнәлдерелгән “Язгы каникуллар” чарасы башланды. Кызганычка  каршы, бәхетсезлек очраклары  килеп  чыгып тора.  Ел башыннан республика юлларында 44 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 бала үлгән һәм 49 кеше җәрәхәтләнгән. Узган ел белән чагыштырганда, авария күрсәткечләренең артуы күзәтелә: юл-транспорт һәлакәтләре саны – 7, һәлак булган балалар саны – 1, зыян күргән балалар саны 11 процентка арткан.

Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән балаларның күбесе пассажирлар булган. Мондый төр 27 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала үлгән һәм 30ы җәрәхәтләр алган. Узган ел белән чагыштырганда, күрсәткечләрнең артуы күзәтелә. Юл-транспорт һәлакәтләре саны – 11, һәлак булучылар саны – 1, яраланган балалар - 12 процентка арткан. Балалар үлеме белән булган юл-транспорт һәлакәте Актаныш районында теркәлгән.

Балалар катнашында 17 юл-транспорт һәлакәтендә 1 бала һәлак булган, 19 бала яраланган. Узган ел белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләренең 3 процентка кимүе күзәтелә. Үлүчеләр һәм яраланган балалар саны узган ел дәрәҗәсендә калган. Җәяүле бала үлеме белән бәйле юл-транспорт һәлакәте Чаллы шәһәрендә теркәлгән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча актив эш алып бара. Әйтик, 2022 елда автоинспекторлар 13 меңнән артык шундый хокук бозуны кисәткән булса, 2023 елның 2 аенда 2 меңнән артык хокук бозуны кисәткән инде. Әлеге хокук бозулар өчен РФ кодексының 12.23 статьясындагы 3 өлеше нигезендә өч мең сум күләмендә штраф каралган.

Полиция хезмәткәрләре игътибарыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар да калмаячак. Хокук бозучы бала турындагы мәгълүмат алга таба профилактик эш өчен мәгариф оешмасына тапшырылачак.

ЮХИДИнең район  бүлекчәсе  юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгын искәртә. Чара 2  апрельгә  кадәр  дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев