Казанның 7нче хастаханәсендә пациентларга йөрәк күчереп утырта башлаячаклар
Район яңалыклары

Казанның 7нче хастаханәсендә пациентларга йөрәк күчереп утырта башлаячаклар

Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә быел йөрәк күчереп утырту операцияләрен ясый башлыйлар. Реципиентлар базасы әзер. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким сөйләде.

 

Казанның 7нче хастаханәсендә пациентларга йөрәк күчереп утырта башлаячаклар

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Булачак операцияләрнең нечкәлекләре турында хастаханәнең баш табибы Артур Делянның докладында әйтелде, ул бу көннәрдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Йөрәк командасы» форумында чыгыш ясады.

«Йөрәк күчереп утырту - тормышны коткаручы процедура. Хәзер йөрәк трансплантацияләре санын арттыруга ихтыяҗ туды, чөнки без ковидтан соң яшь пациентларда йөрәк функцияләре кимүен ачыкладык. Алар өчен бердәнбер юл – трансплантация. Безнең белгечләр күчереп утыртырга өйрәнде. Без әзер. Операциягә мохтаҗ кешеләрнең исемлеге дә төзелде», - дип сөйләде Зөлфия Ким.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazannyn-7nce-xastaxanasenda-pacientlarga-iorak-kucerep-utyrta-baslayacaklar-5901944


Нет комментариев