Кибәчелеләр «Хәтер бакчасы» акциясенә актив кушылды
Район яңалыклары

Кибәчелеләр «Хәтер бакчасы» акциясенә актив кушылды

Әлеге чара кысаларында алар 20 чыршы үсентесе утырттылар

  Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Хәтер бакчасы»акциясендә актив катнаштылар.  «Хәтер бакчасы " акциясе Бөек Ватан сугышы елларында гомерләрен биргәннәрнең истәлеген саклауга юнәлдерелгән. Агач утырту-хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә территорияне яшелләндерүгә дә өлеш кертү.

    Без Олы Кибәче урта мәктәбе укучыларына һәм педагогларына акциядә катнашулары һәм табигатьне саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез. Мондый чаралар яшьләрдә әйләнә-тирә мохиткә һәм тарихи вакыйгаларга сакчыл караш тәрбияләүгә ярдәм итә,-дип хәбәр итә Кибәче авыл җирлеге

 


Нет комментариев