Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Көзге каникуллар” профилактика чарасы

Республикада, шул исәптән районыбызда 31 октябрьдән балаларның юл-транспортта имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Көзге каникуллар» дигән киң күләмле чара башланып китте.

 

 

2022 елның 9 ае эчендә республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 331 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 348е тљрле тђн җәрәхәтләре  алган.
Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авариягә бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. Ел башыннан 6 пассажир-бала һәлак булган. Балалар күпләп була торган урыннарда юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән хәл кискенләшүгә бәйле рәвештә, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын профилактикалау буенча чаралар узачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләр дә читтә калмый. Юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полицейскийлар яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, «ата-аналар патруле» һәм «ата-аналар патруле» гражданнарның инициатив төркемнәре, шулай ук «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы белән берлектә кисәтәчәк. Хокук бозулар турында мәгълүмат җәяүлеләрнең уку урыны буенча алар белән профилактик эш алып бару өчен биреләчәк.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгыныћ Саба районы автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга чакыра.
6 ноябрьгә кадәр дђвам итђчђк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев