Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Курсабаш» җәмгыятендә язгы кыр эшләрен намаз укып башладылар

Борынгы заманнарда язгы кыр эшләрен өлкәннәрнең хәер- фатихасы белән башлаганнар. Быел да халкыбызның бу борынгы гореф-гадәтенә нигезләнеп, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан җыелышып изге теләкләр белән басуга чыктык.

 Ниятебез – игенчеләребез, имамыбыз, җитәкчеләребез белән берлектә "Чәчу башлану" йоласын үткәрү иде. Курсабаш һәм Өчиле авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Курсабаш авылы имамы, "Курсабаш" җәмгыяте рәисе Ирек Җиһаншин, чараларыбызда актив катнашып йөрүче ветеран үзешчәнебез Рафил абый Фәрзиев белән берлектә үткәрелде бу йола. Имамыбыз Рәдиф хәзрәт Габделбәров азан әйтте, Коръән сүрәләре укыды, җәмәгать белән намаз укылды. Тагын бер йола –туфракта  йомырка тәгәрәттек, игенчеләребезгә яхшы сүзләр, изге теләкләребезне ирештердек. Рафил абый үзенең тальян-гармунында уйнап эшчеләребезгә тагын да көч өстәде... Инде ел мул уңышлы булып килсен, Аллаһы Тәгалә шифалы яңгырларын яудырсын, иген-икмәк күкрәп үссен дигән теләктә калабыз.

Алисә Хәсәнова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев