Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кырбаш авылында – Пасха бәйрәме

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, халыкның милли бәйрәмнәргә кызыксынучанлыгын арттыру максатында Кырбаш авыл клубында Пасха бәйрәме уздырылды

 

  Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, халыкның милли бәйрәмнәргә кызыксынучанлыгын  арттыру  максатында Кырбаш авыл клубында Пасха бәйрәме  уздырылды.Чарада  авылның  яше-карты, олысы-кечесе  катнашты. Театральләштерелгән күренештә бабай  һәм  әби дәртле  атна традицияләре белән таныштырдылар, "Чуар тавык" әкиятеннән өзек   күрсәттеләр. Балалар һәм  олылар  “Күкәй тәгәрәтү”, йомырка  кабып   йөгерү уеннарында һәм башка  ярышларда катнаштылар. Пасха   – мулдан сыйлану  көне.  Бөек посттан  соң   мул ризыклы табын әзерләнде, өстәлне төрле төсләргә  буялган күкәйләр бизәде. Бәйрәм ахырында исә бөтенебез дә җыелып тәмле куличлар белән чәйләр эчтек,– дип хәбәр итте Кырбаш  авылы  клубы  мөдире  Надежда  Черненко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев