Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Көзге гүзәл Сөмбелә» уңыш бәйрәмен оештырдылар

Җылы җәй бик тиз үтеп китте һәм менә аңа алмашка салкын җилләре һәм яңгырлары белән көз килде. Көннәр кыскара, күңелдә сагыш уятып, урамга караңгылык иңә. Шулай булса да көзге чор үзенең бик күп бәйрәмнәре булуы белән бик матур. Менә без дә, Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, балаларның кәефләрен күтәрергә булдык һәм 23 сентябрь көнне алар өчен шушы чорга багышланган «Көзге гүзәл Сөмбелә» дип исемләнгән уңыш бәйрәме оештырдык.

Бәйрәмнең төп темасы, билгеле булганча, көз булды. Көзгә багышланган күңелле уеннар, табышмакларга җаваплар табу оештырылды, җиңүчеләргә бүләк итеп табигать бүләкләре бирелде. Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бу бәйрәмнән балалар үзләренә күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алдылар.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев