Лесхоз мәктәбе укучылары янгын сүндерүчеләр янында булдылар
Район яңалыклары

Лесхоз мәктәбе укучылары янгын сүндерүчеләр янында булдылар

30 апрель-янгын сүндерүчеләр көне

Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Лесхоз бистәсендә ТР Янгынга каршы хезмәтнең аерым постында булдылар, янгын сүндерүче хезмәте белән таныштылар. Соңыннан: «Янгын сүндерүчеләр- бик авыр, куркыныч һөнәр ияләре икән, сез  гомерегез бәрабәренә ут эченә керәсез Сезнең кыюлыгыгыз, батырлыгыгвз белән күпме мал-мөлкәт сакланып кала, хәтта  ут телләреннән кешеләрне коткарып алып чыгасыз. Сезнең хезмәтегез алдында баш иябез, рәхмәт сезгә!»-дип янгын сүндерүчеләргә  укучылар тирән хөрмәт хисләрен белдерделәр.


Нет комментариев