Мамалай авылында яшәүче Хаҗәр Гәрәеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин тәбрикләде.
Хезмәт ветераны Хаҗәр Зәйнәгетдин кызы Гәрәева 1939 елның 27 гыйнварында Мамалай авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Балачак еллары авыр тормышта үтә. Мамалай авылында башлангыч белем ала. Әтиләре сугышта катнашып, яраланып кайта. Ачлык, ялангач алар гаиләсен дә читләтеп үтми. Яшүсмер чагында ук торф чыгаруда эшли. Аннан соң Уфа каласында тимер юл төзүдә катнаша. Анда эшләгән вакытларын бик сагынып сөйли. Авылга кайткач төрле эштә хезмәт куя, аннан фермада бозаулар карый, шуннан лаеклы ялга чыга.
1963 елда Мамалай авылы егетенә Галиәхмәт улы Василга тормышка чыга. Ире белән бергә 5 бала- 3 ул һәм 2 кызга гомер бүләк итәләр.1993 елның 20 апрелендә тормыш иптәше бакыйлыкка күчә. Хаҗәр апаның 14 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Хәзерге көндә улы Рафиль, килене Ләйлә тәрбиясендә кадер - хөрмәттә гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев