Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Меценатлар һәм хәйриячеләр көне: изгелек җирдә ятып калмас

Районыбыз узган гасырларда меценатлары белән танылган. Элек-электән үк татар халкында хәйрия, сәдака тарату гадәте яшәгән.

 

 

 Бу – кемнәрнеңдер тормышын аз гына булса да яхшы якка үзгәртә алуыңнан куаныч кичерү бәйрәме. Районыбыз узган гасырларда  меценатлары белән танылган. Элек-электән үк татар халкында хәйрия, сәдака тарату гадәте  яшәгән. Нинди генә авыр вакытлар булуга карамастан, хәйриячелек тукталмаган.  Үз теләге белән мәчетләр салуга, зиратлар төзекләндерүгә булышлык итүче, үз кесәсеннән мохтажларга  матди ярдәм күрсәтүчеләр хәзер дә  күпләр. Тормышта бер тапкыр булса да, җавапка берни өмет итми, ярдәм кулы сузучы кешеләр белән очрашып торабыз. Меценат – ул үзендә булганы белән уртаклаша, бүлешә белүче, хәйриячелек кылучы, ярдәмчел кеше. Халыкта: “Изгелек эшлә дә, суга сал”, – дигән әйтем бар. Ягъни  яхшы  гамәл кылучылар беркайчан да үзләрен  күрсәтеп,  мактанып  йөрмәгән. Моны шулай тиеш,  вөҗдан  кушуы дип кабул иткән.  Яшерен  кылынган  изгелек  мисаллары  да  шактый. Соңгы  вакытта сәясәттә  килеп туган киеренкелек, ир-егетләрне гаиләләреннән аерып алып, махсус хәрби операциягә озату (өлешчә  мобилизацияләү) халкыбыз  күңелендәге рәхим-шәфкать хисләрен тагын  да ныграк   кузгатты, катлаулы тормыш вәзгыятендә калганнарның хәленә кереп, ничек тә, төрле юллар белән булса да,  ярдәм кулы  сузарга тырышу  омтылышы  тудырды. Авылларда  кызлар-киленнәр,  әби-апалар  кич  утырып  кул  эше белән  шөгыльләнә: оекбаш бәйли, кием тегә, маскировка  өчен  челтәр  үрә, шәм  ясый. Тимер  эше осталары кыр мичләре ясый, машинасын тәгәрмәч өстендәге  мунчага әйләндерә. Гомумән, бу миңа  кагылмый (ручасы: моя хата  с краю) дип  читтә калучылар юк та бугай  инде. Кыскасы, кем ничек булдыра, шулай ярдәм итә. Донбасска җибәрелгән гуманитар йөккә үзеннән өзеп  салучылар  артты, волонтерлар да күбәйде. Кемнәр  икәнлеге дә билгеле, ләкин берсе дә исемен әйтми,  йөзен  яшерә. Игелеклелек шулай булырга тиештер дә,  мөгаен. Ходай тәгалә барысын да  күреп тора,  яхшылыклары  үзләренә  меңе белән  кайтыр дип әйтергә генә кала.   

Инде махсус  хәрби операция башланганнан бирле районыбызда  яшәүчеләрдән гуманитар  ярдәм  өчен 900 мең  сумнан артык акча (шуның 400  меңе  халыктан) җыелган, уртак эшкә меңләгән кеше үз өлешен керткән. Донбасска барысы 4 тапкыр гуманитар  йөк  җибәрелгән. Халык уллары-ирләре  мобилизацияләнгән авылдашларын да ярдәменнән ташламый, изге рамазан аенда хәерен (хәйрия түгелмени!)  кертә, булганы белән уртаклаша, өлеш чыгара.  Юмарт җанлыларның шушы  адымы берләштерә, һәр очракта кешеләргә сөенеч бүләк итә. Халык телендә йөргәнчә “Килер җире киң булсын!” аларның. Йөрәкләрдә шәфкатьлелек бетмәсен. Бер-беребезгә һәрчак игътибарлы, ярдәмчел булыйк!

Хәйрия эшчәнлеген алып баручылар, мәгълүмат таратучылар, төрле чаралар оештыручы кешеләргә зур ихтирам белән карамый мөмкин түгел.

https://tatarstan.ru/file/photoreport3/print_8781359_6421047.jpg

Олы Кибәчедә Донбасска  гуманитар  ярдөм  өчен бәрәңге  җыйнау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев