Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җәмәгать советы тикшерде

Россия Эчке эшләр министрлыгы гражданнар белән хокук саклау органнары арасында үзара ышанычны ныгыту максатында ел саен “Гражданлык мониторингы” акциясе үткәрә. Чара эчке эшләр бүлекләренең барлык подразделениеләренә контрольлек итүне үз эченә ала һәм территориаль органнар каршындагы җәмәгать советлары тарафыннан гамәлгә ашырыла. Акция гражданнарның күз алдында, конфиденциаль булмаган шартларда үткәрелүе белән үзенчәлекле.

Шушы көннәрдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге каршындагы җәмәгать советы рәисе Рөстәм Исмәгыйлов һәм совет әгъзалары ЮХИДИнең район бүлекчәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең куелышын тикшерде. Чарада эчке эшләр бүлеге штабы начальнигы Людмила Юзеева катнашты. ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Марат Гаязов гражданнарны кабул итүдә эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде һәм тикшерүчеләрнең сорауларына җавап бирде.

undefined

Совет әгъзалары транспорт чараларын теркәү хезмәтендә документларын кабул итү һәм бирү, административ практика эшчәнлеген алып бару бүлмәләрен карадылар, стендларда урнаштырылган мәгълүматның тулылыгын, регламентка кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә яңартылып торуын да игътибарга алдылар. Транспорт хуҗаларын кабул итү процедурасын күзәттеләр. Олы Шыңардан автомобильне учетка куярга килгән Рәзил Мөхетдинов бүлекчә эшенә уңай бәя бирде. “ЮХИДИгә транспорт чараларын рәсмиләштерергә, прицеплар, фаркоплар алгач киләбез. Биредә бөтен нәрсә тәртип. Гаризамны дәүләт хезмәтләре аша биргән идем. Шулай эшләгәндә барлык документлары әзер булса, бер сәгать эчендә теркәү таныклыгы, номер алырга була. Электрон гариза язганда түләүгә 30 процент ташлама бирелүе дә кызыктыра. Гомумән, мин дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүнең фәкать уңайлы якларын гына күрәм”, – диде ул.

Бүлекчә начальнигы Марат Гаязов әйтүенчә, теркәү хезмәтенә гаризаларның 92 проценты электрон юл белән бирелгән. Эш күләме ел саен арта бара. Быел гына да 645 транспорт чарасы исәпкә куелган, учеттан 343 автомобиль төшерелгән, 887 дәүләт номер билгесе бирелгән. “Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә билгеләнгән регламент үтәлә. Учет буенча техник Тәнзилә Нурмөхәммәтова документларны компьютерга кертүдә билгеләнгән вакытка сыеша. Шуны гына әйтәсе килә: электрон гариза бирүче үзе билгеләгән сәгатькә вакытка теркәү хезмәтенә килеп җиткән булырга тиеш. Көтү вакыты 15 минут, шуннан соң документлар кабул итү гомуми тәртиптә башкарыла”,– дип аңлатты ул.

Гомумән алганда, җәмәгать советы бүлекчә эшен уңай бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев