Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

«Минем балалар бакчасы тарихы» дип исемләнгән видеороликлар конкурсына нәтиҗә ясалды

Масштаблы проектны «Татмедиа» филиалы «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе белән берлектә «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» оештырды.

  Кичә  «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясенең туры эфирында «Минем балалар бакчасы тарихы» дип исемләнгән  видеороликлар конкурсының финалы булды. Чара мәктәпкәчә белем бирү елына багышланган иде һәм муниципалитетыбызның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең иҗат коллективларын берләштерде.

 Масштаблы проектны «Татмедиа» филиалы «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе белән берлектә «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» оештырды.

  Конкурсның төп максаты-балалар бакчаларының барлыкка килү тарихын саклау, остазлык традицияләрен ныгыту һәм тәрбияче һөнәренең абруен күтәрү.

  Берничә атна дәвамында хезмәткәрләр, тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары кыска фильмнар төшерү өстендә эшләделәр. Конкурс эшләре бай тарихлар палитрасын тәкъдим итте: күңелне нечкәртә торган архив кадрларыннан алып төркемнәр тормышы турындагы заманча репортажларга кадәр. Катнашучылар үз учреждениеләренең уникаль традицияләре, педагогик хезмәт ветераннарының язмышлары, эш көннәре һәм бәйрәмнәре турында сөйләделәр. Бәйгегә тәкъдим ителгән һәрбер эш ролик кына түгел, ә балалар бакчасының чын елъязмасына әверелде.

 Бүләкләү тантанасы туры эфир аша баруы район халкына зур вакыйганың шаһиты булырга мөмкинлек бирде. Студиягә балалар бакчаларының мөдирләре чакырылган иде, алар җиңүче һәм призер булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев