Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мишә авыл җирлегендә театр сезоны дәвам итә

27март көнне , Лесхоз урта мәктәбе коллективы Сабабаш авылы клубында Туфана Миңнуллинның "Гөргери кияүләре" комедиясен сәхнәләштерде.

Керәшен фольклорына нигезләнгән бу җырлы-биюле комедия тамашачыны тормышчан кыйммәтләр турында уйланырга мәҗбүр итә. Үзешчәннәр тамашачыга пьесаның төп идеясын бик төгәл җиткерделәр. ...Гөргөри дәдәй һәм Кәтернә түтинең төпчек кызлары Үринәне берьюлы өч егет яратып йөри. Олы кызлары икесе дә атасыз бала үстерә. Шуңа күрә Гөргөри абзый Үринәне керәшен йолалары буенча гына кияүгә бирергә карар кыла. Шуннан китә кыз йортына яучы җибәрүләр, көрәштә җыр, биюдә сынашулар... Җебегән Микуш та сынатмый, хәтта иң күркәм кияү булып чыга.
Залдагы тамашачы тып-тын калып, спектакльне карый, кызыклы җирендә чын күңелдән, тарсынмыйча кычкырып көлеп, алкышлап та ала.
Үзешчәннәрнең һәрберсе үз ролен шулкадәр оста итеп уйнады. Сәхнәдә үз-үзләрен тотыш та, мимика да, интонация дә барысы да югары дәрәҗәдә булды. Артистларның чыгышы көчле алкышларга күмелде.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев