Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Мөмкинлекләр дөньясы» проектының чираттагы чарасы уздырылды

Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәге ТР Яшьләр министрлыгы гранты ярдәмендә «Мөмкинлекләр дөньясы» проектының чираттагы чарасын уздырды.

 Кызыл Мишә авылында урнашкан "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп интернаты”нда мастер-класс үтте. Балалар белән психолог Алинә Ногманова эшләде. Ул төрле техниканы кулланып кызыклы дәрес үткәрде. Шулай ук интернатта тәрбияләнүчеләр фотограф Әдилә Хәлилованы да бик теләп каршы алдылар. Ул балаларга фотограф һөнәре, фотога төшерү нечкәлекләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. Мастер-класс тәмамлангач, балаларга истәлеккә портрет һәм гомуми фотолар өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев