Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Мудорвай»ны Иштуганлылар гөрләтте

Кукмара районының Чыршы авылында «Мудорвай» («Росточек») удмурт мәдәнияте төбәкара конкурсының зона этабы узды.

Кукмара районының Чыршы авылында «Мудорвай» («Росточек») удмурт мәдәнияте төбәкара конкурсының зона этабы узды. Бәйге Татарстан Республикасы халыкларының милләтара татулыгын ныгыту, шулай ук мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балаларны удмурт халкы мәдәниятенә тарту максатыннан үткәрелә. Бәйгене оештыручы - «Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе». Иштуган мәдәният йортында оешкан  «Тамчы» клубы катнашучылары - Кузьмина Анна һәм Кузьмина Таисия (җитәкчесе Иванова С.С.) удмурт телендә җыр башкардылар. Коллектив исеменә диплом һәм бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев