Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өч Нарат авылында узган гает намазында читтән кайткан кунаклар да катнашкан

Бәйрәм намазы мәчет имамы Азат хәзрәт Нигъмәтҗанов җитәкчелегендә узды

Аллаһы ризалыгын өчен ай буе ураза тотып, көтеп алган сөенечле көнебез - изге Рамазан гаетен без дә авылыбызда ел саен  зурлап билгеләп үтәбез. Иртә баштан ирләребез мәчеткә җыела, намаздан соң йортларда хуҗабикәләр таба исе чыгарып тәм-томнар әзерли , кунакка йөрүчеләр дә күп була бу көннәрдә. Быел да шундый шатлыклы хисләр кичердек, уразаны исән имин тотып, гает намазын каршы алу һәр мөселман өчен зур шатлык инде ул. Гает намазына килгән авылдашларыбыз арасында читтән кайткан кунаклар да бар иде. Бәйрәм намазыннан соң сәламләшеп, бер-беребезне бәйрәм белән котладык, күмәкләшеп догалар кылдык"- дип уртаклашты Азат хәзрәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев