Оет авылында яшәүче Фәйрүзә Файзрахманованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән тәбрик итеп, Россия Президенты Владимир Путиннның котлау хатын район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова тапшырды, котлау сүзләрен Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов, район кулланучылар җәмгыяте, социаль яклау бүлеге вәкилләре дә җиткерде.
Фәйрүзә Шәфигулла кызы 1930 елның 10 февралендә Сатыш авылында уртача хәлле гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Шәфигулла әнисе, Бәдерниса колхозда төрле эш башкарганнар. Алар гаиләдә барлыгы 7 бала үскәннәр. Кечкенә Фәйрүзә дә балачакта ук ачлык-ялангачлыкны татый, әнисенә ияреп басуга урак урырга, чүп утарга йөри.
Ул вакытта хатын-кызлар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр урак урганнар. Урган җирләрне метрлап үлчиләр. Менә шушы уракчы хатын – кызлар артыннан калган башакларны җыеп барганнар алар, шуның өчен көне буена бер сынык ипи биргәннәр. Көлтәне ташып эскерткә өйгәннәр, суктыргычка атып башак суктырганнар. «Сугыш вакытында ашарга ризык юк иде диярлек, болыннардан -бакчалардан җыеп алабута, атлык, кузгалак, кычыткан ашадык, без яшь идек, әниләргә авыр булды» - дип искә ала Фәйрүзә апа. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан. Фәйрүзә апа мәктәптә 7 сыйныф укый. 14 яшеннән тегү әртилендә эшли башлый, анда 7 ел эшләгәч пекарняга эшкә керә. 1955 елда Оет авылы егете Мехәммәтнурга кияүгә чыккан. Тормыш иптәше 1987 елда вафат була. Фәйрүзә апа 6 бала таба, 3 баласы исән-сау, 6 оныгы,5 оныкчыгы бар.
“Бөек Ватан сугышы” елларында тылдагы хезмәтләрен бәяләп “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Хәзерге вакытта Фәйрүзә апа Оет авылында улы Галинур тәрбиясендә яши. Ул Оет авылының абруйлы абыстае. Дөньялар тыныч булсын, бар кешегә дә саулык-сәламәтлек телим, исән-имин яшәсеннәр “- дип дога кыла Фәйрүзә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев