Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Оетлыларга сәламәт тормыш рәвешен алып бару турында сөйләделәр

Сәламәт тәндә -сәламәт акыл!

Бүген Оет фельдшер акушерлык пунктында Саба үзәк хастаханәсе табибәсе Айгөл Тазниева  авыл халкына сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә үткәрде. 

"Сәламәт яшәү рәвеше  кагыйдәләрен үтәү сәламәтлекне шактый ныгытырга, гомер озынлыгын арттырырга һәм аның сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Бу кагыйдәләр  7 төргә бүленә:  дөрес итеп туклану, физик активлык, гигиена таләпләрен үтәү, көн режимын саклау, иммунитетны ныгыту, эмоцияләрне "йөгәнли белү", начар гадәтләрдән баш тарту. Бу аспектларның барысын да төгәл үтәсәк, тормыш сыйфаты һәм иминлек сизелерлек яхшыра",- диде Айгөл Фәнил кызы.

Табибә тыңлаучыларның сорауларына да җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев