Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Шыңарда авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчегә дәүләт программасы буенча яңа йорт салына

Республикабызда авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга зур игътибар бирелә. 2020 елда старт алган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы нигезендә агросәнәгать комплексында һәм социаль өлкәдә эшләүчеләргә авыл җирендә торак төзелеше яки аны сатып алу өчен субсидия бирелә.

 Олы Шыңар авылында яшәүче Маликовлар гаиләсе дә әлеге программа нигезендә тиздән яңа йортлы булачак. 1 фатирлы торак йортның инде түбәсе ябылган, су үткәрелгән. Булачак хуҗасы Илназ-  "Туган як" җәмгыятендә  тракторчы булып эшли, тормыш иптәше Гөлназ (һөнәре буенча укытучы) әлегә декрет ялында. Яшь гаиләдә ике бала үсеп килә. Бәрәкәтле, тыныч, имин нигез булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев