Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өтернәстә гөрләп урам концертлары уза

Чираттагысы авыл клубы каршында «Җырлыйм туган якта» дигән исем астында узды

Авылның иң актив яшьләре башкаруында яңгыраган җырларга тамашачылар үзләре дә кушылып җырладылар, биеделәр. Концертны Айзат Сәмигуллин һәм Илузә Гыйльфанова алып барды. Авылның оста гармунчысы Нияз Тимергалиев башкаруында татар халык көйләренә тезмә башкарылды. Тамашачылар иҗади гаиләләр Тимергалиевлар, Кәримовлар чыгышларын да яратып карадылар. Кичәгә Нәркиз Мифтахова, Флусә Шайхетдинова, Динар Мөхетдинов җырлары ямь өстәде. Программада уеннарга да урын бирелде. Соңыннан, "Урам концерты алдагы эш көннәренә көч өстәде, күәт бирде, рәхәтләнеп ял иттек"- дип, тамашачылар рәхмәт белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев