Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Полиция участогында булдылар

Районыбызда бу уку елыннан мәктәпләрдә профориентация буенча атнага 1 тапкыр дәресләр башланып китте.

 Шул уңайдан 16 cентябрь көнне Лесхоз урта мәктәбенең 2-3нче сыйныф укучылары Лесхоз бистәсендә урнашкан полиция участогына экскурсиягә килделәр. Аларны полиция капитаны Айгиз Сибагатов каршы алды.

Экскурсиянең төп максаты булып, полиция hөнәре белән якыннан таныштыру тора. Әңгәмә барышында Россия Федерациясенең законнарына буйсынуны hәм аларны үтәүне ассызыклап киттеләр.

Шулай ук Айгиз Сибагатов юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын булдырмауда нинди төп максатлар куелуын аңлатты.

Очрашудан укучылар күп мәгълүмат hәм яңалыклар алып кайтып киттеләр. Ә бәлки кайбер укучылар бу hөнәрне сайлауны максат итеп куярлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев