Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Полиция хезмәткәрләре хисап тотты

Узган ел белән чагыштырганда күп кенә төр җинаятьләрнең кимүе күзәтелсә дә, ИТ-технологияләр кулланып кылынган, мошенниклык очраклары артуы борчылырга урын калдыра.

 

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегендә 2024 елдагы оператив-хезмәт  эшчәнлегенә нәтиҗә  ясадылар. Киңәшмә эшендә район башлыгы  Рәис Миңннеханов,  суд рәисе Дамир Сабиров, район прокуроры Раил Шәймәрданов, полициянең җәмәгать советы рәисе Рөстәм Исмәгыйлов катнашты. Бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлов чыгышында әйтелгәнчә, районда хокук тәртибе һәм җәмәгатҗ иминлеге тәэмин итеп кенә  калмыйча, Казанда үткәрелгән дөньякүләм  зур  чараларда  да үзләренә  йөкләнгән  бурычларны  үтәделәр. Катлаулы сәяси вәзгыять белән бәйле шартларда хезмәт  итүчеләр коллективы эштән тыш  вакытларда  да  уяулыгын икеләтә-өчләтә арттырган. Ел дәвамында “Рецидив”, “Нелегал”, “Превентив”, “Контрафакт”, ”Арсенал” дип исемләнгән һәм башка төрле 55кә  якын оператив-профилактика чарасы үткәрелгән. Тәртип сагындагыларга халык ышанычы кимеми, мөрәҗәгать итүчеләр  арта бара. Хисап   чорында бүлекнең кизү  частена җинаятьләр, вакыйгалар турында 1512 гариза  кергән. Алар  буенча 104 җинаять эше кузгатылган, 296  административ  беркетмә төзелгән.

“Ел дәвамында матур гына  эшләдек. Хезмәтегез   өчен  барыгызга  да  зур рәхмәт. Үткән  кварталлар  нәтиҗәләре буенча  без республикада беренче урыннарда бардык. Дүртенче квартал  күрсәткечләре  буенча да без беренче өчлектә. Шушы  көннәрдә  эксперт  комиссиясе  еллык гомуми йомгакларны  да  чыгарачак. Бүлекнең беренче  өчлектә урынын  саклап калачагына  ышанабыз”,– диде  бүлек  начальнигы.

  Узган ел белән чагыштырганда күп кенә төр җинаятьләрнең кимүе күзәтелсә дә, ИТ-технологияләр кулланып кылынган, мошенниклык очраклары  артуы борчылырга урын калдыра. Әлеге төр җинаятьләрнең 21,4 проценты гына  ачылган. Хәзерге вакытта дистанцияле  мошенниклык  итү һәм  урлау фактларының 10ысы буенча тикшерү алып барыла. Банк хезмәткәрләренең кисәтүләренә карамастан, алдакчылар тозагына  кабасыларын белә торып, кредит рәсмиләштерүчеләр дә булган. Әлеге мәсьәләдә Рәис Миңнеханов та тәкъдимен белдереп, мошенниклыкның һәр аерым очрагы турында вакытында  халыкка  җиткерү зарурлыгын искәртте. Банк  хезмәткәрләренең дә шикле кредит-заем рәсмиләштерү омтылышларына  карата  сизгерлек  күрсәтүләре  сорала.

  Хезмәт уңышларына ирешкән полиция хезмәткәрләрен бүләкләү киңәшмәнең күңелле мизгеле булды.

 Полиция  майоры Ришат Нәзировка “Татарстан Республикасы  Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы  хезмәткәре” күкрәк билгесе тапшырылды.  Хокук тәртибен ныгытуда  ныклы  хезмәттәшлеге,  яшьләрне патриотик тәрбияләү чараларын   оештырудагы булышлыгы өчен  “Игенче” җәмгыяте  җитәкчесе  Алмаз Зарипов район эчке эшләр  бүлегенең Рәхмәт хаты белән  бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев