Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рафилә Шәмсетдиновадан балык пирогы рецепты

Көндәлеккә пешерергә тәмле пирог рецепты кирәкме?! Бик тәмле, кул астындагы ризыклардан гына әзерләнә, туклыклы һәм бик тиз!

Йомшак кына төче камыр басабыз.

Камыр өчен: 200 г кефир, 6 аш кашыгы сыек май, 1 йомырка, аш серкәсендә сүндерелгән чәй содасы, тәменчә тоз, он.
Эчлек өчен: 250 граммлы сайра балыгының майлы консервы, 1 стакан дөге, 2 уртача зурлыктагы кишер, 2 баш суган, тәменчә тоз.

Балыкны чәнечке белән вакларга, дөгене газда бүрттереп алырга, суганны турап майда кыздырырга, янына угычтан кишер чыгарып салырга. Барысын бергә кушып, эчлекне әзер итәргә. Камырны җәеп пирог формалаштырырга. 200 градуслы мичтә 40 минут тирәсе пешерәсе. Әзер!!!

 

Чыганак: https://vk.com/rafilya89

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев