Хезмәтләрен хөрмәтләп
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү эшендә ирешкән уңышлары өчен Сабабаш төп мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рания Равил кызы Исмәгыйлова; “Ромашка” Юлбат балалар бакчасы мөдире Гөлназ Гаяз кызы Кадыйрова; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен “Туган як” җәмгыяте сыер савучысы Рәмзия Хәмидулла кызы Зәйнетдинова; секретарь Фәнвирә Хәйдәр кызы Сөләйманова; агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Лен» җәмгыяте механизаторы Илһам Сәетнур улы Гыйлманов; сортировкалаучы Руфия Харис кызы Гыйлманова Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районда физик культураны һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен "САБА-АРЕНА" спорт мәктәбенең бадминтон буенча тренер-укытучысы Гөлнара Хәмит кызы Зарипова Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.



Нет комментариев