Райондашыбыз Ленур Биктимеровка «Батырлык Ордены» тапшырылды
Тимершык авылы егете Ленур Биктимиров узган елның август аенда контракт төзи. Яраланып, 4 ай хастаханәдә дәваланганнан соң туган авылына кайта.
Ленур сугыш бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен "Батырлык Ордены" белән бүләкләнде. Ул бу хакта социаль челтәрләрдә уртаклаша. Ленурга бик күп кешеләр котлау, рәхмәт сүзләре ирештерәләр. Без дә райондашыбызны котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗат уңышлары телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев