Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызның соңгы Бөек Ватан сугышы ветераны Төбәк авылыннан Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы Әлмиев вафат

Районыбызның иң өлкән кешесенә 103 яшь иде

  Хаҗиәхмәт  Әлмиев сугыш башланганда  армия  сафларында  була   инде. Аны  хәрби  хезмәткә 1939  елның 8 октябрендә  алалар.  Байкал  аръягында  хезмәт итә.  Илебез  чикләрен   Япония һөҗүменнән  саклый.  Ерак  Көнчыгышта  икенче   фронт ачылмаячагы  ачыклангач, аларның частен Көнбатышка  озаталар. Хаҗиәхмәт Әлмиев Сталинград  өчен барган  аяусыз  сугышларда  катнаша. Артиллериягә машина  белән  снарядлар  ташый.  1943 елда бомба шартлап,  көчле  контузия ала.  Җиңү залплары  яңгыраганда  Краснодарда була. Сугыштан соң Хаҗиәхмәт Әлмиев хезмәт юлын Төрекмәнстанның Челекен шәһәрендә дәвам итә, шунда үз авылы кызы Миңнисаны очратып, гаилә коралар. 1952 елда туган  авылы  Төбәккә кайтып урнашалар һәм  ул пенсия  яшенә җиткәнче шофер булып  эшли. Тормыш иптәше Миңниса үзенә 80 яшь тулган көнне бакыйлыкка күчкән. Хаҗиәхмәт ага гомеренең соңгы көннәренә кадәр килене Наилә тәрбиясендә  яшәде.

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 17 декабрь көнне сәгать 10.00 да Төбәк авылында булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев