Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район эчке эшләр бүлегендә 2018 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар

РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегендә былтыргы эшчәнлеккә йомгак ясап, 2019 ел бурычлары турында сөйләштеләр.

Киңәшмәдә район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты. Бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлов чыгышында билгеләп үтелгәнчә, хезмәт итүчеләр составы үзенә йөкләнгән бурычларны үтәгән, криминоген вәзгыятьтә тотрыклылыкның саклануына ирешелгән. Президент сайлаулары һәм Казанда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты коллектив өчен зур сынау булган. Ел дәвамында 30дан артык оператив-профилактик чара үткәрелгән, бүлеккә 2000гә якын хәбәр кереп, шуларның 93 проценты өч тәүлек эчендә каралган. Дәүләт хезмәтләреннән файдаланучылар арасында үткәрелгән сораштырулар да сабалыларның ЮХИДИ линиясе буенча гаризаларны электрон юл белән кабул итүдән канәгать булуын күрсәтә. Киңәшмәдәге чыгышлардан күренгәнчә, полиция хокук бозуларны булдырмау, җәмәгать тәртибен яхшырту буенча эшчәнлектә зур потенциалга ия. Районда 2018 елда барысы 137 җинаять теркәлгән. Җинаятьләрне ачу күрсәткече буенча Саба полициясе республикада алдынгы урында бара.

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев