Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Россия сәламәтлеге чикле кешеләрнең 4нче спартакиадасы үтте

Йошкар-Ола шәһәрендә Мари Эль Республикасы Россия сәламәтлеге чиклеләрнең 4нче спартакиадасын кабул итте.

Ярышларда Россия Федерациясенең 14 төбәге өстәл теннисы программасында катнашты. Әлбәттә, Татарстан җыелма командасының төп нигезен Саба районы спортчылары тәшкил итте. Гомумкоманда зачетында Татарстан 1 урынны алды. Команда зачетында кызлар Спартакиада җиңүчеләре, егетләр, Санкт-Петербург теннисчысын алга җибәреп, көмеш медальләр ияләре.

Яшүсмерләр арасында ялгыз разрядта да якташларыбыз алда барды: Сәйдәш Кашапов - Спартакиада җиңүчесе, Ранис Закиров - көмеш медаль иясе булдылар.

Парлы һәм катнаш разрядлар уйнатылды: ир-атлар арасында безнең Ранис Закиров һәм Сәйдәш Кашапов, хатын-кызлар парлы разрядында шулай ук Сабалар  Анастасия Ануфриева һәм Элина Шәйдуллина Спартакиада җиңүчеләре булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев