Саба балалар сәнгать мәктәбендә бүләк өчен тартмалар ясау буенча мастер-класс узды
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбендә бүләк өчен тартмалар ясау буенча мастер-класс узды

28 гыйнвар көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә рәсем бүлеге укучылары белән бүләк өчен тартмалар ясау буенча мастер-класс узды.

Мастер-класс ике этаптан торды: теоретик һәм практик. Башланыр алдыннан балаларга эш барышында ирешелергә тиешле максатлар һәм бурычлар куелды, аннары эш этаплары аңлатылды. Дәрес ахырында барлык укучыларның да бик матур бүләк тартмалар барлыкка килде.

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев