Саба гимназиясе укучылары районда иң яхшы тэг-регби уйнаучылар булып танылдылар
Кичә Саба урта мәктәбе базасында укучылар арасында тэг-регби буенча «Уенда бул» ярышы узды.
Уен нәтиҗәләре буенча беренчелекне Саба гимназиясе командасы алды, икенче урында- Симет урта мәктәбе, өченче урынга Тимершык урта мәктәбе чыкты. Ярышның барлык катнашучыларына да истәлекле сувенирлар тапшырылды, җиңүчеләр һәм призерлар Регби мәктәбе лигасы медальләре белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев