Саба кызы Нурзилә Шәрипова - көмеш тавыш иясе
Район яңалыклары

Саба кызы Нурзилә Шәрипова - көмеш тавыш иясе

Яшь йолдызлар балкышында

   Арча шәһәренең 11нче балалар бакчасында «Голосок - Көмеш тавыш» республика күләмендәге  вокал конкурсының финал турында Сабаның 2нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасында тәрбияләнүче Нурзилә Шәрипова, музыка җитәкчесе Лилия Вәлиева белән бергә чыгыш ясап, 2 нче урынны алды. Финал турына Татарстан Республикасының төрле муниципаль районнарыннан 30лап балалар бакчалары үтте. Яшь йолдызчыгыбыз Нурзилә  конкурс дипломы белән бүләкләнде.


Нет комментариев