Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районы батыр улын соңгы юлга озатты [+фоторепортаж]

Бүген Иләбәр авылында махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Айсаф Галиев белән хушлаттылар.

Луганск һәм Донецк  республикаларында барган махсус хәрби операциядә югалтулар әле Саба районын читләтеп үтеп  килде.  Фаҗига  беркем  көтмәгәндә була,  уйламаган җирдән  килеп  чыга  икән. Бүген  Иләбәр  авылында махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Айсаф Галиев белән хушлаштылар.

Саба районының батыр егетен соңгы юлга озату мәрәсименә Татарстан Премьер-министрының беренче  урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, республика буенча Эчке эшләр министрлыгы полиция  начальнигы – министр  урынбасары  Алексей  Соколов,  министрлыкның миграция  эшләре буенча  җитәкчесе урынбасары Марат Галиев, федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе  урынбасары  Андрей Никиташин килде.

Яшәгән йорты янына Айсаф Галиевның хезмәттәшләре, Росгвардиячеләр, дуслары,  авылдашлары җыелды. Чыгыш  ясаучылар  Айсаф Айдар  улын бары тик  яхшы  яктан  гына  искә  алдылар.

“Бүген халкыбызның батыр  улы,  менә дигән офицерны соңгы юлга озатабыз.  Май   ае барыбызга  да, бигрәк тә Галиевларның гаиләсенә әйтеп бетермәслек хәсрәт алып   килде. Айсаф Ватаныбыз хакына, халкы  өчен һәлак булды. Без бүген аның әти-әнисенең, туганнарының тирән  кайгысын гына уртаклаша, Айсафның эше  дәвам итәчәгенә  ышаныч белдерә генә  алабыз. Тыныч  йокла, син барыбызның да хәтерендә  калырсың”– дип  сөйләде Рөстәм Нигъмәтуллин.

“Иңнәрендә погонлы кешеләр  һәрвакыт оператив-хезмәт бурычларын үтәү таләп ителгән җирдә булалар, кемнеңдер  җилкәсе  артында качып тормыйлар. Айсаф та шундыйларның берсе  иде. Ул 1 майда  җитди хәрби бурычын  үтәгәндә Токмак шәһәрендә ракета  һөҗүме  ясалу  нәтиҗәсендә һәлак булды. Бу  зур  фаҗигане  кичерүе әйтеп бетергесез авыр. Министр Артем Валерьевич, министрлык коллегиясе, хезмәт итүчеләр составы исеменнән Айсафның әтисе Айдар Гыйльмулла улының, әнисе Вәсилә ханымның, тормыш иптәше Рәзилә Илдаровнаның, туганнарының авыр кайгысын уртаклашам. Лаеклы ул тәрбияләп үстергәнегез өчен сезнең алда баш иям”,– диде Алексей  Соколов.

Башкалар  да Айсаф  Галиевның бары тик  уңай яктан характерладылар. Район башлыгы Рәис Миңнеханов  илебезгә батыр ул тәрбияләгәне өчен Айсафның әти-әнисенә тирән ихтирамын белдерде.

“Бу  егет безнең, дөрестән дә, иң-иңе иде.  Укыганда  да, эшләгән  вакытта  да һәрвакыт үзен бары тик яхшы яктан күрсәтте, хезмәт бурычын зур җаваплылык һәм батырлык белән үтәде. Район өчен бик  зур югалту  кичерәбез һәм аны берни белән дә кайтарып булмый. Без аның белән һәрвакыт горурланып  яшәрбез. Инде  мондый  кайгы-хәсрәт бүтән була  күрмәсен  иде”– диде Рәис Миңнеханов.  

   Айсаф Галиев 1991  елның 16 декабрендә Иләбәр  авылында туган. Хезмәт юлын 2010 елда Казан Эчке эшләр идарәсендә башлый, Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсендә 6нчы  «Савиново» полиция бүлегендә тикшерүче булып эшли.

Соңгы  вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе  иде. Россия Эчке эшләр министрлыгы медале һәм «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Айсаф Галиевның 3 һәм 7  яшьлек ике баласы  калды.

 

ФОТОГАЛЕРЕЯ - астарак. Фәнил Мәүлетов фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

26

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев