Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районында «Каршы полоса» профилактик чарасы дәвам итә

ЮХИДИнең район бүлекчәсе транспорт белән идарә итүчеләрне тизлек режимын төгәл сакларга чакыра

Саба районында 30 июньнән башланган  «Каршы полоса» («Встречная полоса») профилактик чарасы 9 июльгә кадәр дәвам итә. 

Аның максаты – юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуны, каршы полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтү.

Каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу торак пунктлар читендәге автомобиль юлларында фаҗигале нәтиҗәләр белән юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш очрый торган сәбәбе.

Каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып чыгу 5000 сум күләмендә административ штраф салуга яки дүрт айдан ярты елга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә.

“Каршы   полоса!” профилактик  акциясе  уңаеннан ЮХИДИнең  район  бүлекчәсе транспорт  белән  идарә итүчеләрне тизлек  режимын  төгәл сакларга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев