Саба укучылары дару үләннәре җыя
Район яңалыклары

Саба укучылары дару үләннәре җыя

Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе муниципаль районнарга дару үләннәре һәм кыргый үсемлекләр җыюны оештыруда ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Шул нисбәттән районыбыз мәктәпләрендә язгы-җәйге чорда актив рәвештә дару үләннәрен җыю эшләре башланып китте.

   Язгы чорда иң элек  каен һәм имән бөреләре җыела. Үләннәрне җыю 5 майга кадәр оештырылачак. Әлеге акциягә Саба урта мәктәбе укучылары да актив кушылды. Алдагы еллардагы кебек үк, чималның максималь күләмен җыйган район укучылары арасында 1,2,3 урын билгеләнәчәк.


Нет комментариев