Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба укучылары үзләрен туристлык һәм спорт осталыгында сынап карадылар

Бүген Сабада укучыларның III туристлык слеты узды

18 июнь  көнне «Сабантуй» спорт мәктәбе базасында Балалар иҗат үзәге белән берлектә «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары арасында III туристлык слеты узды. Укучылар бау паркында, спорт лабиринтында, төеннәрне бәйләү, учак җыю һәм топографик билгеләрне дә танып белүдә көч сынаштылар. Һәр команда гитара белән турист җырларын башкарды. Бүген һәркемгә үзен туристлык һәм спорт осталыгында сынап карарга  мөмкин булды.

Турслет барлык катнашучылар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Һәр команда җиңү өчен тулысынча көрәште. Ләкин бу слетта иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу һәм ярыш процессыннан, матур табигатьтән һәм саф һавадан ләззәтләнү иде.

Слет бүләкләү тантанасы белән тәмамланды, нәтиҗәләр түбәндәгечә:I урынга  Саба урта мәктәбенең  "Перевал» командасы, II урынга Шәмәрдән лицее укучылары,  III урынга  Саба гимназиясе  укучылары лаек  булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев