Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада 2 апрель көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтәчәк

Хөрмәтле райондашлар! Сезне, 2 апрель көнне үтәчәк авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакырабыз!

Әлеге чаралар сәгать 8:00 район үзәге Байлар Сабасында Аргамак картодромының машиналар кую урынында, Шәмәрдән бистәсендә тимер юл вокзалы каршында узачак.

Район оешмалары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре сезгә үзләре җитештергән азык-төлек, көнкүреш һәм авыл хуҗалыгы товарларын тәкъдим итәчәк.

Ярминкәләргә сату белән чыгарга теләгән оешмаларны, фермерларны, шәхси эшмәкәрләрне, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны чакырып калабыз!

Өстәмә белешмәләр өчен 2-32-73 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Шунысын да искәртәбез, ярминкәдә районыбызда нәшер ителүче “Саба таңнары” газетасына ташламалы бәядән язылу оештырыла.

Хөрмәтле райондашлар, Сезне ярминкәләрдә көтеп калабыз!

Фото: архив/Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев