Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада Наил Хәмидуллин истәлегенә 12нче турнир узды

Татар милли көрәш федерациясе башкарма директоры булып эшләгән якташыбыз һәр райондагы көрәшчеләрне исемләп белә иде

 

   Бүген   Саба спорт комплексында  Наил Хәмидуллин истәлегенә 2008-2009  елгылар һәм 2010  елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында үткәрелгән көрәш  турнирына  Казаннан, Теләче, Биектау, Арча, Кукмара, Биектау, Алабуга, Балык бистәсе районнарыннан  145 артык яшүсмер килде. Катнашучылар Татарстанда спорт үсешенә зур өлеш керткән якташыбызны бер минут тынлык белән искә  алдылар.  Туган  авылы Алан-Елга зиратына барып каберенә  чәчәкләр салдылар. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов турнирны  ачу тантанасында исеме күпләргә яхшы таныш Наил Хөснулла улы Хәмидуллинның тормыш  юлы яшьләргә  матур  үрнәк икәнлеге, милли  көрәшне популярлаштыруга  куйган мактаулы хезмәте турында  сөйләде. Үсмерләрне  ярышка әзерләгән тренерларга да рәхмәт  сүзләрен белдерде. Көрәш ике  келәмдә 4 сәгатьтән артык дәвам итте.

Батырлар турнир пьедесталына түбәндәге тәртиптә  күтәрелделәр.   

2010  елгылар һәм аннан да яшьрәкләр арасында

33 кг. 1. Ранил Хаҗиев (Саба). 2.Инсаф Миңнегалиев (Саба). 3. Раяз Миңнуллин (Арча).

36 кг. 1. Аяз Фәйзерахманов (Арча). 2. Фәнүс Фәйзерахманов (Саба). 3. Адель Нигъмәтуллин (Казан).

40 кг. 1. Румил Фатыйхов (Саба). 2. Фәндил Зиннәтуллин (Саба). 3. Илнар Фәттахов (Кукмара).

45 кг. 1. Риназ Гарипов (Саба). 2. Ильяс Искәндәров (Арча). 3. Данияр Габдрахманов (Кукмара).

50 кг. 1. Йосыф Ибраһимов (Кукмара).2. Рәмис Канәфиев (Саба). 3. Рөстәм Дәүлиев (Саба).

55 кг. 1. Билал Галимов (Алабуга). 2. Илдан Гыйниятуллин (Теләче). 3. Ленар Егоров (Кукмара).

60 кг. 1. Булат Закиров  (Казан). 2. Кәрим Тимербаев (Теләче). 3. Дилюс Сәлахиев (Саба).

70 кг. 1. Фәнис Фәсхетдинов (Арча). 2. Динияр Минкәбиров (Саба). 3. Самат Кәримуллин (Кукмара).

2008-2009 елларда туган  яшүсмерләр арасында

45 кг.  Тимерхан Әхмәтшин (Саба). 2. Ильяс Стипанов (Кукмара). 3 Алексей Рассохин (Саба).

50 кг. 1. Игорь Федотов (Кукмара).2. Рүзәл Ашаров (Саба). 3. Раил Тимербаев (Теләче).  

60 кг. 1. Әмир Антонов (Теләче). 2. Ислам Рәхимов (Биектау). 3.Айнур Гәрәев (Саба).

65 кг. 1. Булат Әхмәдуллин (Саба). Рифат Салихҗанов (Биектау). 3. Инсаф Миңнемуллин (Ккмара).

65 кг. нан югары. 1. Ислам  Искәндәров (Арча). 2. Инсаф Ибәтуллин (Теләче). 3. Илгиз Галиев (Теләче).

Аларга Наил Хәмидуллин фотосы төшерелгән  медальләрне  һәм Грамоталарны Наил Хәмидулла улының энесе  Фидаил, яшьләр эшләре һәм  спорт  бүлеге башлыгы Ирек Гарипов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев