Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабада «Педагогик стендап» район фестивале узды

Саба «ОНИКС» балалар бакчасында «Педагогик стендап» исеме астында мәктәпкәчә белем бирүче педагогик хезмәткәрләре өчен район фестивале булып узды.

  Бу илһамландыручы вакыйга кысаларында иң яхшы спикерлар чыгыш ясады. Гүзәл Нотфуллина корпоратив укыту бүлеге җитәкчесе, лекция-практика вакытында катнашучыларны балалар бакчасында федераль мәгариф программасын тормышка ашыру үзенчәлекләре белән таныштырды. Казан шәһәренең танылган нейропсихологы Юлия Ершованың мастер-классында педагоглар "Игътибар кайда югала? һәм игътибарсыз балаларга ничек ярдәм итәргә?" дигән сорауларга җаваплар эзләделәр.

Сәхнәдә чыгыш ясау һәм ораторлык осталыгы укытучысы Мәрьям Салихова, үз чиратында, кунакларны кеше каршында сөйләүдән һәм чыгыш ясаудан курыкмаска өйрәтеп, сәхнә осталыгының кайбер серләрен ачты.

Фестивальдә катнашучыларның шулай ук "ОНИКС" балалар бакчасы педагоглары әзерләгән чыгышларны да карап үтергә мөмкинлекләре булды. Тәрбияче А. Солтаншинаның мастер-классы кысаларында грамотага өйрәтү процессына ата-аналарны җәлеп итү ысуллары күрсәтелде, өлкән тәрбияче Л.Гафурованың практик чыгышы вакытында кунаклар В.М.Букатовның социо-уен технологиясы ярдәмендә шөгыльләрдә уку һәм уен эшчәнлеген оста итеп бергә алып бару алымнарын күреп һәм практикада кулланып карый алдылар. Педагог-психолог Р. Низамиеваның тренингы барышында педагоглар бер-берсе турында күп кенә кызыклы һәм көтелмәгән мәгълүмәт белделәр, нәтиҗәле команда моделен төзергә тырыштылар. Фестиваль килгән кунакларда канәгатьлек хисе һәм җылы хатирәләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев