Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабада - «Рождественские гуляния»

Сабаның үзәк мәйданында Лесхоз мәдәният йорты, китапханә һәм Сабабаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан «Раштуа бәйрәме» үткәрелде.

Ул көнне  мәйдандагы чарага күңел ачарга һәм православие бәйрәменең рухын, дәртен  арттырырга теләүчеләр күпләп җыелды. Катнашучылар Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, Раштуа һәм Яңа ел җырлары башкардылар, мәйданда колядкалар яңгырады, күңелле массакүләм уеннар үткәрелде. Әкият геройлары костюмнарындагы артистлар беренче минуттан ук җыелганнарны хәрәкәтчән уеннар һәм актив конкурслар дулкынына тарта алдылар.Бәйрәмне матур җырлары белән Ренат Нургалиев һәм Зәбир Ханов бизәде. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да саф һавада күңел ачып кына калмыйча, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев