Сабада волонтерлар хәрәкәте җитәкчеләренең слеты узды
Эшлекле очрашу «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында үтте.
22-23 июнь көннәрендә Сабада Татарстан Республикасының һәм Мордовиянең волонтерлар хәрәкәте җитәкчеләренең слеты узды.Җитәкчеләр бер-берсенең эш тәртипләрен өйрәнделәр, гуманитар ярдәм кирәк-яракларына заказны үз бәясенә генә кайда биреп булуын, мәсәлән, носилкалар, пауэрбанк, солдатлар өчен кием-салым юнәтү турында белештеләр, үзара тәҗрибә уртаклаштылар. Татарстанда җитештерелгән пилотсыз очу аппаратлары белән дә таныштылар.
“Очрашу бик эчтәлекле, файдалы узды. Киләчәктә бер команда булып, гуманитар ярдәмне озатуда, логистиканы яхшыртуда үзара ярдәмләшеп эшләргә карар кылынды. Волонтерлар үзәкләрендә яшьләр һәм балалар арасында патриотик тәрбия эшен оештыру буенча да сүз булды. Әлеге чараны үткәрүдә теләктәшлек күрсәткән район хакимиятенә һәм “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексы җитәкчелегенә зур рәхмәт”- диде Сабаның волонтерлар хәрәкәтен оештыручы Гөлнара Фәтхерахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев