Сабаның «Ястребы» командасы хоккей буенча Саба районы чемпионы булды
Сабаның үзәк боз шугалагында алкaлы хоккей буенча Саба муниципаль районы чемпионатының финал уеннары узды
Якшәмбе көнне үзәк шугалакта авыл җирлекләрендәге ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының 2025 елгы сезонының финал уеннары узды. Чемпионатның тантаналы ачылышында Саба муниципаль районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, «Олимп» урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Рифат Хисамов катнашты.
Ярышлар Сабаның «Ястребы», «Явлаштау-Мишәбаш», Шәмәрдәннең «Ястребы», «Тимершык» командалары арасында узды. Уен нәтиҗәләре буенча Сабаның «Ястребы» командасы- беренче, Шәмәрдәннең «Ястребы» командасы- икенче, «Явлаштау-Мишәбаш» командасы- өченче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев