Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Сабаның Роспотребнадзор территориаль органнары бинасына капиталь ремонт барышы

Капиталь ремонтны тәмамлау контрактта билгеләнгән срокларда планлаштырыла, бу ведомство хезмәткәрләренә тиз арада яңартылган, уңайлы һәм хәзерге заман таләпләренә тулысынча җавап бирүче шартларда эшкә керешергә мөмкинлек бирәчәк.

   Байлар Сабасы бистәсендә Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте территориаль органнарының һәм «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның урнашкан бинасын капиталь ремонтлау эшләре кызу бара. Бу объект район халкының санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүдә мөһим социаль әһәмияткә ия.

 Төзекләндерү-төзү эшләренең тулы комплексын башкаручы подряд оешмасы – «Алтын Групп». Бүгенге көнгә төзелеш әзерлеге якынча 80 процент тәшкил итә, бу планлаштырылган чараларның югары темп белән башкарылуын күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев