«Сәләт -Саба» клубы яшьләре Төбәкара клубларның XVIII гамәли уку-укыту семинарында уңышлы чыгыш ясады
Район яңалыклары

«Сәләт -Саба» клубы яшьләре Төбәкара клубларның XVIII гамәли уку-укыту семинарында уңышлы чыгыш ясады

Семинар 12-15 нче октябрь көннәрендә Лаеш районының «Йолдызлы» базасында узды

«Сәләт - Саба» клубы әзъзалары «Сәмрух» ел премиясенең «Ел клубы» номинациясендә катнашып, матур чыгышл ясадылар. Чыгышлар барлыгы 4 турдан бәяләнде: Үзпрезентация, «Юл картасы», ачык чара күрсәтү, социаль челтәрләрне алып бару. Лауреатлар һәм җиңүче исеме февральдә узачак «Сәмрух» ел премиясендә билгеле була.

Конкурс программасыннан тыш катнашучылар өчен кызыклы уку-укыту һәм күңел ачу программасы да уздырылды. Алар барысы да яшҗләребезгә ял белән белем алуны берләштерергә, үзләренә яңа дуслар табарга булышты.


Нет комментариев