Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Салкыннар фаҗига китермәсен

Газчылар кисәтә

 Республикада, шул исәптән районыбызда арктикадан килгән көчле  антициклон урнашты. Атна ахырында температураның минус 35 градуска   кадәр төшүе көтелә. Салкыннар җылылык приборларының көчәнеп эшләвенә китерә. Шул уңайдан район электр, газ, янгын хезмәтләре белгечләре халыкны  җылыту җиһазларын  куллану  кагыйдәләрен үтәүгә аеруча  сак  карарга   кирәклеге турында  искәртә. 

 Ирек Мөхетдинов,”Сабагаз”  идарәсе начальнигы:

  Хөрмәтле “зәңгәр ягулык” кулланучы абонентлар! Каты  салкыннарда  төтен һәм вентиляция каналлары башлары боз белән каплануы ихтимал. Моңа  үтә игътибарлы булырга кирәк. Җылылык  чыкмасынга вентиляция каналларын  томалап кую тормышыбыз өчен аеруча куркыныч. Күпкатлы йортларда яшәүче райондашларыбыз газ ягулыгын куллануда икеләтә сак булсыннар иде. Газ плитәләрен бүлмәне җылыту өчен эшләтү зур хата. Аш бүлмәсе, ягу бүлмәләрендә газ приборлары эшләгән вакытта һава алу өчен форточканы ачарга онытмыйк. Төтен һәм вентиляция каналларындагы суыру көчен даими тикшереп тәртиптә тоту, безнең хәвеф-хәтәрсез яшәешебезнең дөрес кагыйдәсе.

 Газ приборы эшләмәгән яки газ исе сизелгән очракта, кранны ябарга, булмәне җилләтергә һәм куркыныч янамый торган урынга чыгып “Сабагаз” идарәсенең авария диспетчерлык хезмәтенә 2-32-04 номерына шалтыратуыгыз сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев