Шәмәрдәндә яшәүче Гөлбану Филипповага 95 яшь тулды
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова котлады, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.
Гөлбану Гайфи кызы Кукмара районы Киндер-Күл авылында дөньяга килгән. Мәктәптә 7 класс белем алганнан соң, баш киемнәре тегә торган Ядегәр артиленә кассир булып эшкә урнаша. Аннары Шәмәрдән ит комбинатында эшләп, 1985 елда лаеклы ялга киткән. 1952 елда кияүгә чыгып, тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Ире 1995 елда вафат була. Хәзерге вакытта Гөлбану Гайфи кызы улы Валерий Николаевич гаиләсе белән яши. Аның 6 оныгы, 10 оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев