Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә сугыш корбаннарын искә алдылар

11 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Җиңү паркында «Грозно грянула война» экскурсиясен оештырдылар.

Алып баручы балаларга дошманның хыянәтле һөҗүмен беренче булып каршы алган сугышчыларның батырлыгы турында искә төшерде. Шулай ук балалар Җиңүнең нинди корбаннар аша килүен, күпме балаларның, хатын-кызларның һәм картларның һәлак булуын, күпме кешенең концлагерьларда җәфалануын, күпме шәһәрләрнең җимерелүен белделәр. Чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев