Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сатыш авылында "Саф сулы - ямьле Саба" экологик проекты үтте

7 нче сентябрь көнне Сатыш авылы китапханәчесе, мәдәният йорты, мәдрәсә-музей хезмәткәрләре "Саф сулы - ямьле Саба" экологик проектының Сатыш авыл җирлегендәге маршрутын уздырдылар. Бәйрәм "Челтери" чишмәсе янында узды. Беренче өлештә Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин авыл, чишмәләр тарихы белән таныштырып үтте.

Икенче өлештә балалар тарафыннан "Ал кирәк, гөл кирәк", "Гөлбану" уеннары күрсәтелде. "Ак калфак" әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр бәйрәмне үзләренең матур җырлары, күңелле уеннары белән тагын да ямьләндерде. Алар тарафыннан "Назалы", "Биш парлы", “Шырпылы" милли уеннары күрсәтелде, "Килен төшерү" туй йоласы тәкъдим ителде. Бәйрәм чарасын йомгаклап, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр җитәкчесе Ләйсән Билалова үзенең теләк-фикерләрен җиткерде.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев