Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район Советының чираттагы утырышында социаль үсеш фаразлары билгеләнде

Утырышта Яңа елда артык купшы бәйрәм чараларыннан качарга киңәш ителде

 

  Бүген  Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды. Утырышны Саба  муниципаль районы Советы рәисе, Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Миңнеханов алып барды. Иң элек депутатларны башкарма  комитет җитәкчесе  урынбасары  Марат Баһманов  Саба  муниципаль районының 2024-2026  елларга социаль-икътисадый үсеше фаразлары белән таныштырды. Чыгыштан  күренгәнчә, 2026 елга район тулай территориаль продуктының 102,8 процентка артуы, инвестицияләр   күләменең 7525 миллион  сумга җитүе  көтелә. Сәнәгать тармагында 2023-2024 елларда “Саба” индустриаль паркының 2  чиратын (азык  кластеры), яктырткычлар кую терәкләре, кош сую, мөгезле эре терлек ите, шулай  ук  яшелчә  эшкәртү, прәннекләр җитештерү заводлары төзү каралган. Төзү-монтаж эшләре өлкәсендә баш мие кан әйләнеше  кискен  бозылган  авыруларны  дәвалау  бүлеге,  Сабада  яшьләр үзәге, иҗат йорты, “Сабантуй”  комплексында биатлон өчен  ату мәйданчыгы,  Сабада – 36, Шәмәрдәндә 12  фатирлы  йорт төзелешләре планлаштырыла. Аннары депутатлар финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатовның 2024 елга һәм 2025-2026 елларның  план  чорына район бюджеты проекты буенча  чыгышын  тыңладылар. Киләсе елга   бюджет  керемнәренең гомуми  суммасы 1 732 874, 250 мең  сум һәм  чыгымнар да шул ук  күләмдә  фаразлана.   Алдагы  көн тәртипләре буенча сүз башкарма  комитетның юридик бүлек начальнигы  Альберт Миникаевка  бирелде. Утырышта  Саба муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде.

Соңыннан башкарма  комиеты  аппараты җитәкчесе  Марат  Кәримов утырышта  катнашучыларны Яңа  елга  әзерлек һәм бәйрәмне оешма-учреждениеләрдә үткәрү,  кышкы  каникулларда балалар  өчен  чаралар оештыру  үзенчәлекләре белән таныштырды. Яңа  ел бәйрәмнәре оештырганда кыйммәтле  фейерверклар,  салютлар  атудан, топ  медиа  артистлар  чакырудан качарга  киңәш  ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев